2024 елның 14 июнендә Болгар музей-тыюлыгының экскурсияләрне оештыру бүлеге хезмәткәре Усманова Д.О. 2 нче Болгар урта гомуми белем бирү мәктәбенең мәктәп яны лагеренда укучы 25 укучы өчен «Борынгы Болгарның архитектура тарихлары» дигән чара үткәрде.
Чара уен формасында узды. Балалар Идел Болгарының барлыкка килү тарихына мавыктыргыч сәяхәт ясадылар. Болгар цивилизациясе музеенда укучылар уникаль археологик табылдыкларны, урта гасыр көнкүреш әйберләрен, бизәнү әйберләрен, коралларны күрделәр, һөнәрчелек традицияләре белән таныштылар, Болгар шәһәрлегенең борынгы архитектура һәйкәлләре белән бәйле риваятьләрне ишеттеләр.
Чара азагында «Ачык авылы» мавыктыргыч уены үткәрелде, анда балалар төрле биремнәр башкардылар: җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр. Барлык катнашучылар да бик күп көчле тәэсирләр алды.

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу