2024 елның 5 июнендә Болгар музей-тыюлыгының Музей-мәгариф бүлеге хезмәткәре Сабирҗанова Л.И. ТР Спас муниципаль районының 1 нче Болгар урта гомуми белем бирү мәктәбенең мәктәп яны лагерена йөрүче 13 укучы өчен «Безнең тыюлык урыннары» дигән чара үткәрде.
Әлеге чарада укучылар БМО тарафыннан ел саен 5 июньдә билгеләп үтелә торган Бөтендөнья әйләнә-тирә мохит көне турында белделәр. Бәйрәм 1972 елда БМО Генераль ассамблеясенең 27 нче сессиясендә игълан ителә.
Шул ук көнне Россия экологлары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Эколог көне-табигатьне саклау эшчәнлеген алып баручы белгечләрнең һөнәри бәйрәме.
Чара барышында кешелекнең әйләнә-тирә мохитне җимерүгә һәм пычратуга китерә торган глобаль проблемалары да күтәрелде. Мәктәп укучыларына әйләнә-тирә мохитне саклау һәм табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләделәр, алар сирәк һәм юкка чыгу куркынычы астында булган, «Россиянең Кызыл китабына»кертелгән хайваннар һәм үсемлекләр турында белделәр. Чара азагында балалар кроссвордлар чиштеләр һәм викторинада актив катнаштылар.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English