2024 елның 3 июнендә Болгар музей-тыюлыгының «музей урамы» бүлеге хезмәткәре СагироваЛ.Ш. Болгар музей-тыюлыгы территориясендә 2 нче Болгар урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен «Әкияттә кунакта. А. Алиш әкиятендә кунакта» чарасы үткәрде.
Чараның максаты: язучыны матур әдәбият белән таныштыру. Балаларда сөйләмне, кабул итүне, игътибарны һәм хәтерне үстерергә. Толерантлык, бер-береңә дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү.
Чарада укучылар үзләренең белемнәрен язучының иҗаты турында кызыклы мәгълүмат белән тулыландырдылар.
А.Алиш очерклар, хикәяләр, пьесалар иҗат итә, әмма иң зур уңышларга кечкенәләр өчен әкият жанрында ирешә. Аның әкиятләре балаларда игелек һәм хезмәт сөючәнлек хисләре тәрбияләргә ярдәм итә, үз илеңне яратырга, кыю, гадел булырга, өлкәннәргә хөрмәт күрсәтергә өйрәтә.
Балалар А.Алиш шигырьләрен сөйләделәр һәм татар телендә «ике әтәч» әкиятен сәхнәләштерделәр.
Чарада 13 укучы катнашты.

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу