Эпиграфик истәлекләр Идел буе болгарларының тарихы, теле буенча мөһим чыганаклар булып тора. 200 гә якын эпитафия Болгар шәһәрлегеннән килә. Болгар осталары башка торак пунктларга да һәйкәлләр ясаганнар. Шундый һәйкәлләрнең берсе 1337 елда Татарстан Республикасының Әлки районы Татар Шәпкәсе авылында Госман кызы Болгари Чакар-илче каберенә куелган. Эпитафия республиканың тарих һәм мәдәният һәйкәлләре реестрына кертелгән. Ләкин соңгы вакытка кадәр бик начар хәлдә иде.
2024 елның 1 июнендә Татар Шәпкәсе зираты территориясендә реставрацияләнгән һәйкәл ачылды. Авыл халкы һәм кунаклар күп җыелганда Әлки районы башлыгы урынбасары, район имам-мөхтәсибе, Әлки районы тарихчы-тикшеренүчеләре Р.Г. Насыйров, Д. Г. Мөхәммәтшин, М. К. Ганиев һәм башкалар чыгыш ясады.
Һәйкәлне торгызуда актив катнашучылар Болгар музей-тыюлыгының Рәхмәт хатлары һәм истәлекле сувенирлар белән бүләкләнделәр. Чара Абдул-Салман авылында «Авыл көне» н бәйрәм итү белән тәмамланды.

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу