2024 елның 1 июнендә Болгар музей-тыюлыгы территориясендә 22 бала һәм аларның ата-аналары – «Челтәр компаниясе» АҖ хезмәткәрләре өчен БДИАМЗ хезмәткәре М. Н.Рогачева Халыкара балаларны яклау көненә багышланган «Болгар үз серләрен ача» интерактив-танып белү чарасы үткәрде. Чараның максаты-балаларны борынгы Болгар шәһәре тарихы белән таныштыру, аларда туган төбәкнең мәдәни мирасына хөрмәт һәм сакчыл мөнәсәбәт үстерү.
Җәйнең беренче көнендә-1 июньдә бөтен дөньяда 1950 елдан бирле балаларны яклау көне билгеләп үтелә. Халыкара балаларны яклау көне ул, барыннан да элек, өлкәннәргә балаларның тормышка, фикер һәм дин ирегенә, белем алуга, ял итүгә, физик һәм психологик көчләүдән яклауга, балалар хезмәтен эксплуатацияләүдән яклауга, гуманлы һәм гадел җәмгыять формалаштыру өчен кирәкле шартлар буларак хокукларын үтәү зарурлыгы турында искәртү. Халыкара балаларны яклау көне һәрвакытта да төрле чаралар уздыру белән билгеләп үтелә, аларның максаты бөтен дөнья балаларының хәленә игътибарны җәлеп итү. Безнең илдә балаларны яклау көне Россия балалар фонды патронажы астында билгеләп үтелә.
Чара барышында балалар һәм ата-аналар Болгар цивилизациясе музеенда булдылар, музей экспозициясе һәм Болгар шәһәре тарихы белән таныштылар, үзләрен галим-археологлар ролендә сынап карадылар: зур кызыксыну белән музей витриналарыннан аның күчермәсе буенча предмет эзләделәр, аның ничек аталуын, ни өчен кулланылуын белделәр. Болгар шәһәрлегендә балалар уникаль архитектура һәйкәлләрен күрделәр, алар белән бәйле риваятьләр ишеттеләр, чүлмәкче остаханәсенә керделәр, чүлмәкче остасының җиһазларын һәм әзер эшләнмәләрен карадылар. Соңыннан барлык катнашучылар Болгар чәй эчү музеенда коймак белән чәй белән сыйландылар. Бу көнне балалар, мавыктыргыч «үткәнгә сәяхәт ” ясап, бик канәгать булдылар, үзләре өчен бик күп яңа һәм кызыклы нәрсәләр ачтылар, ә тагын барысына да борынгы шәһәр турында интерактив китаплар бүләк ителде.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English