2024 елның 26 маенда «Пушкин картасы» проекты кысаларында Болгар музей-тыюлыгы хезмәткәрләре Чирмешән шәһәренең 31 укучысы өчен «Болгар ханлыгына гадәти булмаган сәяхәт» дигән интерактив чара үткәрделәр.
Театральләштерелгән тамашада укучылар урта гасыр Болгар шәһәре атмосферасына чумдылар.. Чарада катнашучыларга чүлмәкчелек, нәфис рәсем ясау һәм тал үрү буенча мастер-класслар күрсәтелде. Балалар останың кулындагы пластик балчыкның әзер әйбергә әверелүен күрделәр һәм хәтта үзләре дә чүлмәкче түгәрәгендә эшләп карадылар. Рәссамнар гипс сын ясау буенча мастер-класс күрсәттеләр. Гаҗәеп бизәкләр салу-ул җентекле һәм мавыктыргыч процесс, анда балалар рәхәтләнеп катнаштылар. Мастер-класста тал үрүнең төп ысуллары һәм алымнары күрсәтелде. Аннары барысын да гарәп графикасы үзенчәлекләре һәм борынгы язу приборлары имитациясе белән танышу көтә. Балалар үз исемнәрен гарәп телендә кара һәм каз каләме яки камыш каләме кулланып язарга өйрәнделәр.
Чарада катнашучылар өчен гастрономия мастер-классы үткәрелде, анда татар ашларының иң борынгы ризыкларының берсе-«Бал-май»ны тәкъдим итү рецепты һәм традициясе тәкъдим ителде. Балалар зур кызыксыну белән әлеге махсус сый әзерләү буенча серләрне тыңладылар, яңа пешкән ипи белән бал-майны татып карадылар.
Ахырда барысы да урта гасырлардагы «Алькерк» һәм «тегермән»өстәл уеннарын рәхәтләнеп уйнадылар.

Социаль челтәрләрдә уртаклашу