2024 елның 28 маенда фәнни хезмәткәр Мөхәммәтшин И.Җ. Болгар музей-тыюлыгына килүчеләр өчен «Борынгы Итиль шәһәре»лекциясе укыды. Тыңлаучылар Хәзәр каханлыгының башкаласы булган борынгы шәһәр белән таныштылар.
Шәһәрдә төрле дини җәмгыятьләр: яһүдләр, мөселманнар, христианнар һәм мәҗүсиләр бергә яши. Өстәвенә, бу общиналарның вәкилләре төрле илләрдән чыккан. Шәһәрдә мәктәпләре булган 30га якын квартал мәчете һәм манаралы бер җәмигъ мәчете булган. Бәхәсләрне хәл итү өчен җиде хөкемдар булган: яһүдләр, мөселманнар һәм христианнар өчен-икешәр, мәҗүсиләр өчен-берәр. Судьяларның эшчәнлеген патша билгеләгән түрә контрольдә тоткан.
965 елда Итилне Святослав басып ала һәм җимерә. Исән калган халык Идел дельтасындагы утрауларга ышыклана. Хәзәр башкаласының киләчәк язмышы турында мәгълүматлар юк. XII-XIII йөз башында Түбән Идел буенда зур шәһәр — Саксин, ә Монгол заманында Сарай-Бату булган, әмма алар Итил җирендә урнашканмы-юкмы икәне билгесез. Лекциядә 27 кеше катнашты.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English