2024 елның 24 маенда БДИАМЗ хезмәткәре Н.О. Ахундов Яр Чаллыдан килгән 13 турист өчен «Алтын Урда мәдәнияте»дигән лекция укыды.
Алтын Урда урта гасырлар дөньясында цивилизация, матди һәм рухи культура үсешенең иң югары дәрәҗәсенә ирешкән илләр исәбенә кергән. Һәм бу очраклы түгел.
Алтын Урда кебек үзәкләштерелгән дәүләт, күп санлы шәһәрләр, тышкы дөнья белән киң сәүдә элемтәләре мәдәниятне үстерү өчен иң уңай шартлар тудырган. Алтын Урданың күп кенә идарәчеләре зур галимнәрне, дин белгечләрен, шагыйрьләрне, ерак илләрдән укымышлы кешеләрне сарайга җәлеп итәргә, аларга ярдәм итәргә тырышканнар. Җучи дәүләтендә андый яклаучылар Бәркә, Үзбәк һәм Җанибәк ханнар була. Замандашларының менә берничә шаһитлыгы. Бәркә «бөтен халкы арасында ислам динен таратуы, бөтен биләмәләрендә мәчетләр һәм училищелар төзи башлавы, галимнәрне һәм канун белгечләрен үзенә якынайтуы һәм алар белән дуслашуы»белән үзенә хөрмәт казана. Үзбәк сараенда “Фән өчен мәдрәсә” төзегән, чөнки ул фәнгә һәм аның кешеләренә бик тугры».
Алтын Урданың шәһәр мәдәнияте-монголлар буйсындырган төрле илләрнең оста һөнәрчеләре традицияләренең кушылмасы. Анда Кытай һәм Урта Азия сәнгате үзенчәлекләре, Үзәк Азия, Кавказ һәм Русьтан алынган йорт төзелеше элементлары, Кырым, Харәзем һәм Идел Болгариясе һөнәрчелеге традицияләре бар.
Алтын Урдада мәдәниятнең чәчәк ату чоры озакка сузылмый. XIV гасырның икенче яртысында башланган дәүләт кризисы белән ул таркалу полосасына керә. Илне җәмгыятьнең мәгърифәтле өлешенең күп кенә вәкилләре ташлап китә. Якын Көнчыгыш Ислам фәне һәм мәдәнияте үзәгенә әверелә.

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу