2024 елның 21 маенда «Пушкин картасы» проекты кысаларында Болгар музей-тыюлыгы хезмәткәрләре Димитровград шәһәре, МБОУ «аерым предметларны тирәнтен өйрәнү белән 1 нче Болгар урта гомуми белем бирү мәктәбе» укучылары өчен «Кунакчыл Болгар» интерактив чара үткәрделәр.
Программада катнашучылар Борынгы Болгар шәһәре тарихы һәм тормышы белән таныштылар.
«Әхмәд ибне Фадлан сәяхәте турында очерклар» тарихи фильмы укучыларга атаклы Багдад илчелеге һәм аның сәркатибе юлын кабатларга мөмкинлек бирде.
Дәреснең интерактив өлешендә спорт-тарихи мәйданчыкта катнашучылар урта гасыр хәрби сәнгатьләренә кушылдылар, уктан атуда үзләренең осталыкларын тикшерделәр. Шулай ук балалар мичтән ясалган кайнар коймактан тәмле Болгар чәеннән авыз иттеләр.
Чарада 96 кеше катнашты.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English