2024 елның 19 маенда Болгар музей-тыюлыгы территориясендә Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә Ислам динен кабул итү көненә багышланган «Изге Болгар җыены» тантаналы чарасы узды. Чара бөтен илдән дистәләгән мең кешене һәм чит илләрдән бик күп ватандашларны җәлеп итә. Бәйрәмнең рәсми ачылышы сәхнәдә Истәлек билгесе каршында узды. Тантаналы чарада Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин, Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Россия Мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин, Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл, шулай ук Россиянең башка дин әһелләре катнашты. «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» 2024 XV халыкара икътисадый форумында катнашучылар да бәйрәм кунаклары булды. Бәйрәм рәсми ачылганнан соң Җәмигъ мәчетендә өйлә намазы укылды.
Бу бәйрәм көнендә күп кенә чаралар узды. Бәйрәмнең төп сәхнәсендә иртәдән үк матур мәдәни-агарту программасы күрсәтелде.
Болгар цивилизациясе музеенда интерактив мәйданчыкта урта гасыр кара ясау технологияләрен үзләштерү буенча мастер-класс үткәрелде.
Коръән музеенда тууына 165 ел тулу уңаеннан «Ризаэтдин Фәхреддин – галим һәм дин белгече» күргәзмәсе эшен дәвам итте. Экспозициядә Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының Кичүчат авылындагы мемориаль музей фондларыннан музей әйберләре, документлар һәм дин эшлеклесе Р.Фәхреддиннең шәхси әйберләре тәкъдим ителгән.
Билбау көрәше буенча халыкара ярышлар узды. Ярышларда 17 илдән 100 дән артык батыр катнашты.
Шулай ук бәйрәмдә бөтен Россиядән халык һөнәрчелеге эшләнмәләре ярминкәсе дә эшләде.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English