2024 елның 18 маенда Болгар музей-тыюлыгында Халыкара музейлар көнен бәйрәм итү кысаларында Болгар цивилизациясе музеенда килүчеләр өчен танылган тарихи персонажлар-Петр I, Екатерина II, Ибн Фадлан катнашында «терелгән тарих» театральләштерелгән чарасы уздырылды. Музейга килүчеләр бик күп кызыклы тарихи фактлар ишеттеләр – Петр I нең Болгар һәйкәлләрен саклау турындагы Указы, Екатерина II нең граф Панинга язган хаты, Идел буе болгарларының 922 елда ислам динен кабул итүе турында. Геройлар музей киңлеге экспозициясендә серлелек атмосферасы тудырган кебек җанланды. Чарада катнашучылар аларның сөйләгәннәрен тыңлап кына калмадылар, аралаштылар, кызыксындырган сорауларны бирделәр һәм, әлбәттә, истәлеккә фотога төштеләр.

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу