2024 елның 18 маенда Болгар музей-тыюлыгының Музей-мәгариф эшчәнлеге бүлеге хезмәткәре Л.И. Сабирҗанова музей-тыюлыкның 19 кунагы өчен Халыкара музейлар көненә багышланган «Бөтен заман хәзинәләрен саклаучы музейлар» чарасы уздырды.
Музейлар кешенең мәдәни һәм мәгариф үсешендә зур роль уйный.
Музейлар хәтерне саклаучылар, үткәннәр җанлана торган урыннар булып тора. Төрле халыкларның көнкүреше, башка илләрдәге тормышның тарихи үзенчәлекләре белән танышу, үткән гасырларда кешеләрнең ничек яшәвен белү – боларның барысын да музейда эшләргә мөмкин.
Бу көнне беренче тапкыр 1977 елның 18 маенда Халыкара музейлар советы карары белән бәйрәм итә башлаганнар.
Халыкара музейлар көне-мөһим бәйрәм һәм чын мәдәни феномен. Ул төрле илләрдә яшәүчеләргә үз тарихын яратырга һәм белергә кирәклеген искә төшереп кенә калмый, ә бәлки төрле илләр һәм халыклар арасында бөтен бер дөнья масштабында диалогны җайга салырга мөмкинлек бирә. Тәҗрибәне саклап калу, белем алмашу, төрле мәдәният вәкилләре арасында үзара аңлашуны һәм ихтирамны үстерү – бу бәйрәмнең төп бурычлары.
Музейлар-мәдәни алмашуның, мәдәниятләрне баетуның, төрле халыкларның үзара аңлашуын, хезмәттәшлеген һәм тынычлыгын үстерүнең мөһим чарасы.
Чара барышында кунаклар Болгар цивилизациясе музеенда һәм Коръән музеенда булдылар, анда музей экспозициясе белән таныштылар, музей-тыюлыкның барлыкка килүе һәм үсеше, тыюлык территориясендә үткәрелә торган тикшеренүләр һәм археологик казулар турында белделәр, XIII-XIV гасыр архитектурасы һәйкәлләрен карадылар.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English