2024 елның 14 маенда Болгар музей-тыюлыгы хезмәткәре Сәлимова Г.И. Томбов мәктәбе укучылары өчен «Хәзинә эзләп» дигән чара үткәрде.
Чара уен формасында узды. Балалар Идел Болгарының барлыкка килү тарихына мавыктыргыч сәяхәт ясадылар. Болгар цивилизациясе музеенда укучылар уникаль археологик табылдыкларны, урта гасыр көнкүреш әйберләрен, бизәнү әйберләрен, коралларны күрделәр һәм болгарларның һөнәрчелек традицияләре белән таныштылар.
Болгар шәһәрлегендә экскурсия вакытында «хәзинә эзләп» дигән мавыктыргыч интерактив уен үткәрелде, анда балалар төрле биремнәр башкардылар, хәрефләр язылган керамика кисәкләрен эзләделәр, шулардан балалар сүз төзеделәр һәм Хәзинә таптылар. Барлык катнашучылар да бик күп көчле тәэсирләр алды.
Чарада 15 кеше катнашты.

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу