2024 елның 15 маенда Болгар музей-тыюлыгының фәнни хезмәткәре Гөлия Мусина Татарстанда фәнни-технологик үсеш елы кысаларында «Балалар бакчасында фән көне » чарасын үткәрде.
Балаларның тикшеренү һәм танып белү эшчәнлегенә кызыксынуны үстерү максатыннан. Чара вакытында төркем эксперименталь лабораториягә әверелә, анда балалар тәҗрибәләр үткәрә, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләре урнаштыра һәм үз нәтиҗәләре белән уртаклаша.
Балалар һаваны тотарга, күрергә, ишетергә, тоярга һәм үлчәргә була икәнен белделәр.
Балалар барлык тәҗрибәләрдә дә бик теләп катнаштылар, сорауларга җавап бирделәр, үз нәтиҗәләрен ясадылар һәм хәтта үзләренең яңа экспериментларын уйлап таптылар.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English