2024 елның 2 маенда Болгар музей-тыюлыгының Музей-мәгариф эшчәнлеге бүлеге фәнни хезмәткәре С.В. Кривошеева тарафыннан «Болгар санатор интернат- мәктәп» енең 3 сыйныфтагы 8 укучысы өчен «Тынычлык, хезмәт, май» чарасы уздырылды.
Бу чарада укучылар Беренче Май бәйрәменең барлыкка килү тарихы белән таныштылар. Аның хөрмәтенә язның соңгы аен май дип атаганнар, ә аның беренче көнендә бәйрәмнәр һәм тантаналар оештырылган. Балаларга СССРда 1 Майны ничек бәйрәм итүләре, Россиядә бу бәйрәмнең ничек билгеләп үтелүе һәм ничек аталуы турында сөйләделәр.
Чара ахырында «кем турында сүз бара» дигән викторина узды, шулай ук балалар үз куллары белән кәгазьдән кораблар ясадылар.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English