«Россиянең музей маршрутлары» проекты 2024 елда Татарстанда, Дагестанда, Бурятиядә һәм Чечняда Россия музейларының әйдәп баручы җитәкчеләре кураторлыгында узачак. Быел «Россиянең музей маршрутлары» проекты үзгәрә һәм яңа дәрәҗәгә чыга: республиканыкы була, һәр стратегик сессиянең үз кураторы барлыкка килә.
24-27 апрельдә Татарстан башкаласы әлеге проект кысаларында беренче очрашуда бөтен илдән кунаклар кабул итте. Ачылу 25 апрельдә В.И. Качалов исемендәге Казан академия рус зур театрында була.
2024 елның 27 апрелендә Болгар музей-тыюлыгына «Россиянең музей маршрутлары» проекты кысаларында федераль һәм төбәк музейлары җитәкчеләре килде. Кунакларны милли традицияләре буенча чәк-чәк һәм икмәк-тоз белән каршы алдылар. Экскурсия программасы кысаларында чараларда катнашучылар Болгар цивилизациясе музее экспозициясе белән таныштылар, «Болгар чәй эчүе» музеенда Идел буе чәй эчүе тарихы турында белделәр, 922 елда Идел буе болгарлары тарафыннан Ислам динен кабул итү хөрмәтенә истәлекле билге музей-күргәзмә комплексында булдылар, анда дөньядагы иң зур басма Коръәнне күрделәр һәм XIII-XIV архитектура һәйкәлләре белән таныштылар . Экскурсия программасы ахырында Ак мәчеттә булдылар.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English