2024 елның 27 апрелендә Болгар музей-тыюлыгында бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 138 ел тулуга багышланган «Тукайлы Болгар!» бөтенрәсәй шигырь укучылар бәйгесен уздырды.
Туган телләрне, халыкларның мәдәниятен һәм традицияләрен саклау һәм үстерү максатыннан, 2024 елның 10 мартыннан 27 апреленә кадәр Болгар музей-тыюлыгы дистанцион рәвештә, бу бәйгене үткәрде. Конкурста Россиянең 39 төбәгеннән 484 белем бирү оешмасыннан 1116 укучы катнашты. Бәйгенең модераторы булып «Музейлар урамы» бүлеге мөдире Г. Ю. Сәгыйрова тора.
Бәйгедә катнашучылар үзләренең иҗади эшләрен дистанцион форматта видеороликлар һәм аудиоязмалар рәвешендә тәкъдим иттеләр. Тәкъдим ителгән эшләр оригинальлеге, темаларның төрлелеге, яңалыгы һәм иҗади якын килүе белән аерылып тора. Укучылар аның әсәрләрен һәм шигырьләрен бик теләп укыдылар. Алар Тукай әсәрләренең туган якка мәхәббәт, үз халкына, аның рухи көченә ышану белән сугарылганлыгын сизә һәм аңлый алдылар.
Бәйгегә1-11 сыйныфлар эшләре тәкъдим ителгән, жюри һәм оештыру комитеты җиңүчеләрне сайлаган:
I урын – Фазлуллов Айгис 9 класс, Чембилей төп гомуми белем бирү мәктәбе, Түбән Новгород өлкәсе, Краснооктябрьск округы, Чембилей авылы
II урын Сайтбагин Марк, 6 класс, Омск өлкәсенең Тевриз муниципаль районы Боу Тайчинск урта гомуми белем бирү мәктәбе
II урын Хаязова Элина, 11 класс, Пермь ягы, Уинский районы, Югары Сып авылы, Верхнесыповск урта гомуми белем бирү мәктәбе
III урын Билалова Гүзәл, 10 класс, Башкортстан Республикасы, Бәләбәй шәһәре, МАОУ татар гимназиясе сәнгать белем бирү мәктәбе
III урын-Әхтәмова Зәйнәб, 3кл., Удмурт республикасы, Ижау шәһәре «Гармония – 97нче мәктәп «Халыкара белем бирү комплексы.
Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм киләчәктә иҗади уңышлар телибез!

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу