2024 елның 26 апрелендә Болгар музей-тыюлыгы хезмәткәре Сәлимова Г.И. Габдулла Тукайның туган көненә багышланган «Мин татарча сөләйләшәм» чарасын үткәрде.
Без Татарстанда үз традицияләребез белән яшибез, ике телдә мәгълүмат ала алабыз. Елдан-ел «Мин татарча сөләйшәм» акциясе үсеш ала. Бу чара татар халкы өчен чын бәйрәм булып тора. Ул сәхнәдә концерт яки шигырьләр уку рәвешендә генә түгел, ә мәктәп укучылары арасында конкурс рәвешендә дә уза ала. Балалар шагыйрьнең биографиясен игътибар белән тыңладылар, Габдулла Тукайның шигырьләрен татар телендә һәм рус телендә укырга тырыштылар. Дәрес зур гомуми белем бирү, тәрбия һәм үсеш әһәмияте булган.
Чарада 12 кеше катнашты.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English