2024 елның 23 апрелендә Болгар музей-тыюлыгының «Музей урамы» бүлеге хезмәткәре Л.Ш. Сагирова тарафыннан укучылары өчен «Бөтендөнья мәдәни мирасы» музей дәресе үткәрелде.
Музей дәресендә укучылар Бөтендөнья мирасы үз эченә нәрсә ала икәнен белделәр: алар «Бөтендөнья табигый мирасы» исеме белән берләштерелгән табигать объектлары һәм «Бөтендөнья мәдәни мирасы»исеме белән берләштерелгән кеше куллары иҗаты объектлары. Бу ике өлеш бер-берсеннән аерылгысыз, бу хакта Бөтендөнья мирасы эмблемасы сөйли.
Укучылар Болгар цивилизациясе музее экспозициясен зур кызыксыну белән карадылар һәм археологик материаллар буенча сорау-викторинада катнаштылар.
Чарада 18 кеше катнаша.

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу