2024 елның 18 апрелендә Болгар музей-тыюлыгының “Музейлар урамы” бүлеге хезмәткәре Л.Ш. Сагирова тарафыннан балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен якташыбыз А. Алишның “Чукмар белән тукмар” (“ике әтәч”) әкияте буенча”Әкияттә кунакта”интерактив чарасы үткәрелде.Балалар язучының балачагы турында кыскача хикәя тыңлыйлар, нәрсә белән шөгыльләнергә ярата, нинди әкиятләр тыңларга ярата һәм нинди язучыларның иҗаты аны җәлеп итә (А.С. Пушкин, Г. Тукай һ. б.). Һәм, әлбәттә, әдәбиятка мәхәббәтне аңа әнисе Газизә апа сеңдерде.
Балалар зур кызыксыну белән әкиятне сәхнәләштерделәр, анда үзләренең осталыкларын һәм мондый спектакльләрдә катнашу теләген күрсәттеләр.
Чарада 27 кеше катнашты.

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу