2024 елның 18 апрелендә Болгар шәһәре балалар китапханәсенең уку залында Болгар музей-тыюлыгының “Музейлар урамы” бүлеге хезмәткәре Л.Ш. Сагирова китапханәче Р. Г. Сабирҗанова белән берлектә студентлар өчен “Безнең тарих һәйкәлләрендә” һәйкәлләрне саклау көненә багышланган интерактив чара уздырды.
Чарада кунакларга Болгар шәһәренең 13-14 гасыр архитектура һәйкәлләре һәм табигый-тарихи ландшафтлар буенча презентация тәкъдим ителде.
Чара ахырында студентлар игътибарлылыкка сорауларга җавап бирделәр һәм архитектура һәйкәлләре буенча табышмаклар җыйдылар. Чарада 10 кеше катнаша.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English