2024 елның 13 апрелендә «Пушкин картасы» проекты кысаларында Болгар музей-тыюлыгы хезмәткәрләре ТР Нурлат районының Яңа Иглай урта мәктәбе укучылары өчен «Спас өязе тарихының алтын битләре» дигән интерактив чара үткәрделәр.
Балалар Спас өяз шәһәренең 18-19 гасырлардагы тормышы һәм көнкүреше белән таныштылар.Театральләштерелгән программа геройлары: Петр I, Екатерина II, шәһәр башлыгы һәм тематик костюмнар кигән дворянка өяз һәм шәһәр тормышындагы аеруча якты тарихи вакыйгаларны яктырттылар. Шулай ук шул чорның популяр бал биюләре, әйлән-бәйлән уйнау һәм салон уеннары: лото һәм карта элементлары тәкъдим ителде. Балаларны төрле кул эшләре белән таныштырдылар: йон эрләү, туку, кәрзин үрү. Курчакларын ясау һәм прәннекләрне аксымлы глазурь белән бизәү буенча мастер-класслар үткәрелде. Укучылар бик рәхәтләнеп биеделәр, уйнадылар һәм мастер-классларда катнаштылар. Чарада 42 кеше катнашты.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English