2024 елның 1 мартында Болгар музей-тыюлыгының фәнни хезмәткәре В.А. Мөхәммәдов тарафыннан укучылар өчен Россиядә крепостной хокукны бетерүгә багышланган «Азатлык» чарасы уздырыла.
Александр II реформалары Россия тарихында билгеләүче үзгәртеп коруларның берсе була. Финанс һәм хәрби реформалардан тыш крепостной хокук бетерелә, бу император реформаларының иң билгеле өлеше булып тора.
Мәгълүмат чарасы барышында крепостной хокукның барлыкка килүе, аның үсеше, крепостной хокукның илгә икътисади һәм сәяси йогынтысы, крепостной хокукның бетерелүе һәм әлеге карарның нәтиҗәсе турында сөйләнелде.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English