2024 елның 27 февралендә «Пушкин картасы» проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Татарстан Республикасы Спас муниципаль районының КИМ урта гомуми белем бирү мәктәбе» укучылары Болгар музей-тыюлыгында булдылар.
Балалар өчен Болгар шәһәрчеге территориясе буенча күзәтү экскурсиясе һәм «Борынгы Болгар сере» интерактив квест-уены үткәрелде. Чара барышында укучылар Болгар цивилизациясе музее экспозициясе белән таныштылар, борынгы Идел буе болгарлары тормышыннан бик күп кызыклы фактлар белделәр. Квестта катнашучылар «уен – викторина» сорауларына зур кызыксыну белән җавап бирәләр, ә ахырында алар өчен сәнгать рәсеме һәм чүлмәкчелек буенча мастер-класслар тәкъдим ителә. Оста чүлмәкче балчыктан сувенир ясау осталыгы белән уртаклашты, балчыкны әзерләү күнекмәләре, махсус коралларны ничек кулланырга кирәклеген аңлатты.
Чарада 21 кеше катнашты.

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу