2024 елның 21 февралендә «Совет көнкүреше» күргәзмәсе ачыла. Советлар Союзындагы һәр йортта кулланылган көнкүреш техникасы турында күргәзмә. Singer тегү машинасыннан алып телевизорга кадәр көнкүреш әйберләре. Вакыт билгесе һәм техник революция, бу безнең дөньяны үзгәртте. Кайчандыр бу әйберләр безне чолгап алган һәм гадәти кебек тоелган, ә хәзер музей экспонатлары булып киткән. Күргәзмәдә техниканың соңгы казанышлары тәкъдим ителә, һәм аларның мөмкинлекләре үскән саен җайланмаларның тышкы кыяфәте ничек үзгәргәнен күзәтеп була.
Совет чорының сирәк көнкүреш әйберләре музей-тыюлык фондларыннан тәкъдим ителгән.
Чарада 17 кешедән торган «Болгар балалар сәнгать мәктәбе» нең укучылары катнашты.

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу