1985 елның февралендә экскурсоводларның халыкара конвенциясендә Бөтендөнья экскурсоводлар ассоциациясе федерациясенә нигез салына. Аның максаты һөнәрнең абруен күтәрү, шулай ук төбәк тармак берләшмәләрен алга җибәрү була. Бу оешма инициативасы белән 1990 елда экскурсоводлар бәйрәме булдырыла.
Һәр ел саен 21 февральдә Россиядә һәм башка илләрдә Бөтендөнья экскурсоводлар көнен билгеләп үтәләр музейлар һәм күргәзмәләр экспозицияләре белән таныштыручы, төрле истәлекле урыннар турында сөйләүче һәм туристларга шәһәр яки ил атмосферасына чумарга ярдәм итүче белгечләр бәйрәме.
Бәйрәм хөрмәтенә бөтен дөнья буенча күп кенә музейлар, күргәзмә үзәкләре, тыюлыклар, галереялар, парклар, һәйкәлләр һәм башка мәдәни объектлар кунакларны бушлай экскурсияләргә чакыра. Моннан тыш, бәйрәмдә профессиональ берләшмәләр һәм ассоциацияләр башлангыч гидлар һәм экскурсоводлар өчен лекцияләр, семинарлар һәм мастер-класслар үткәрәләр.
2024 елның 21 февралендә Бөтендөнья экскурсоводлар көнен бәйрәм итү кысаларында Болгар музей-тыюлыгының фәнни хезмәткәре Гөлия Мусина 13 мәктәпкәчә яшьтәге балалары өчен дигән чара үткәрде.
Чара барышында балалар һөнәрләр иленә сәяхәт кылдылар һәм экскурсовод һөнәре белән таныштылар, һөнәри хезмәт дөньясы турында белемнәрен киңәйттеләр. Балалар чын экскурсоводның нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеген һәм нинди булырга тиешлеген белделәр. Шулай ук балалар экскурсия вакытында һәм музейда үз-үзләрен тоту кагыйдәләре турында сөйләштеләр, туган шәһәрләре һәм аның истәлекле урыннары турында белемнәрен тикшерделәр. Чара ахырында алар «экскурсовод һөнәре» мастер-классында катнаштылар һәм үз экскурсияләрен үткәрергә тырыштылар. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда күңелле хисләр һәм онытылмаслык тәэсирләр истә калды.

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу