2024 елның 15 февралендә Болгар музей-тыюлыгының фәнни хезмәткәре В.А. Мөхәммәдов тарафыннан 2 нче Болгар урта гомуми белем бирү мәктәбенең сигез укучысы өчен туган як тарихы буенча яшь буынны тарихи агарту максатыннан «Алтын Урданың кораллануы һәм хәрби киемнәре» чарасы үткәрелде.
Алтын Урда Көнчыгыш Европаның иң әһәмиятле һәм көчле дәүләтләренең берсе. Алтын Урда үзенең чәчәк атуына 14 гасыр башында ирешә һәм аның армиясе дәүләт барлыкка килгәннән бирле дошманнарына курку китерә һәм киресенчә, аның союздашларын рухландыра. Һичшиксез, Алтын Урданың хәрби эшен өйрәнү дәүләтнең башлангыч этаптагы уңышларының сәбәпләрен дә, аның җимерелү сәбәпләрен дә аңларга ярдәм итәчәк.
Әлеге чара барышында мәктәп укучыларына Алтын Урда сугышчыларының корал үрнәкләре сурәтләре күрсәтелде, аларның хәрби киемнәре төрләре һәм характерлы билгеләре, шулай ук сугыш алып бару үзенчәлекләре турында сөйләнелде.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English