2024 елның 30 гыйнварында Болгар музей-тыюлыгы хезмәткәрләре Р.З. Ваһапов һәм И. Җ. Мөхәммәтшин тарафыннан укучылар өчен «Ленинградны азат итү» лекциясе үткәрелде, ул истәлекле датага – Ленинград блокадасын тулысынча бетерүгә 80 ел тулуга багышланган, Россиядә 27 гыйнварда билгеләп үтелә. Бу безнең өчен сүнмәс батырлык үрнәге.
8 сентябрьдә Гитлер гаскәрләре блокада боҗрасын ябалар. 872 көн Ленинград шәһәре ачлык, салкын, дошман белән өзлексез көрәш шартларында яши. Камалышта калган шәһәрдә яшәүче һәр кеше аны яклый. Һәр көн Ленинградка орудиелардан ут төртелә. Шәһәр халкының төп проблемасы ачлык булган. Ладога күле ярында шәһәр халкын тәэмин итү өчен «тормыш юлы»оештырыла. Бу юл буенча шәһәр халкын эвакуацияләгәннәр.
1943 елның 12 гыйнварында Ленинград фронты гаскәрләре һәм Волхов фронтының 2-нче удар армиясе һөҗүмгә күчә һәм 18 гыйнварда Шлиссельбургны азат итә. Шулай итеп олы җир белән элемтә урнаштырылган. 1944 елның гыйнвар ахырына Ленинград фронты гаскәрләре Волхов фронты гаскәрләре белән берлектә Ленинградны дошман блокадасыннан тулысынча азат итә. Лекция ахырында укучылар һәлак булган ленинградлыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.. Лекциядә 20 укучы катнаша.

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу