Яңа 2024 елның беренче көннәрен Болгар музей-тыюлыгы кунаклары онытылмаслык күңелле үткәрделәр. 2-6 гыйнвардан аларны дүрт мастер-класс, күңел ачу программасы, экспозицияләр буенча экскурсияләр һәм яңа күргәзмәләр көтә! Туристлык-мәгълүмат үзәге янында Кыш бабай һәм Кар кызы кунакларны «Чыршы янында очрашу» театральләштерелгән тамашасы белән каршы алдылар. Өлкәннәр дә, балалар да яңа ел шигырьләрен укыганнар, яңа ел җырларын җырлаганнар һәм традиция буенча, чыршы тирәсендә әйлән –бәйлән уйнаганнар. «Болгар чәе» кунакчыл мәйданчыгында кунакларны мичтә пешерелгән тәмле коймаклар һәм үләнле хуш исле чәй белән сыйлаганнар. Ә Болгар цивилизациясе музеенда чүлмәкчелек эше, тал чыбыгыннан үрү, курчак-бөтие һәм яңа ел уенчыклары ясау буенча мастер-класслар белән «Хан-бикә яңа ел остаханәсе» интерактив мәйданчыгы тәкъдим ителде. Безнең оста осталарыбыз ярдәмендә теләгән һәркем үзе һәм якыннары өчен уникаль сувенир ясый алды, ә күңел ачу сөючеләр өчен урта гасыр өстәл уеннары тәкъдим ителде.
Бу көннәрдә Болгар музей-тыюлыгы Россиянең төрле почмакларыннан килгән кунакларны каршы алды. Балалар һәм өлкәннәр яңа ел әкияте дөньясына, бәйрәм сихерчелек атмосферасына чума алдылар һәм үзләренә искиткеч кәеф бүләк итә алдылар.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English