Бөек Болгарда яңа ел каникуллары салкын, күңелле һәм тәмле башланды! Кыш бабай һәм Кар кызы кунакларыбызны күңелле җырлар, биюләр һәм уеннар белән каршы алдылар. Өлкәннәр дә, балалар да яңа ел шигырьләрен укыганнар, яңа ел җырларын җырлаганнар һәм традиция буенча, чыршы тирәсендә әйлән-бәйлән уйнаганнар. Ә уеннар һәм шаяртулар артыннан самовар да өлгерде! Кунакчыл “хуҗабикәләр” мичтә пешкән коймаклар һәм үләннәрдән кайнар хуш исле чәй белән сыйлаганнар. Болгар цивилизациясе музееның интерактив мәйданчыгында оста-рәссамнар кунакларны балчыктан һәм йөземнән сувенирлар ясарга, һәм курчак-бөтие ясарга өйрәтәләр. Безнең осталарыбыз ярдәмендә теләгән һәркем үзе һәм якыннары өчен уникаль сувенир ясый алды, шулай ук урта гасыр уеннары уйный алды.
Бу көнне Болгар музей-тыюлыгы Россиянең төрле шәһәрләрендә: Мәскәү, Самара, Екатеринбург, Уфа, Казан һ.б. кунакларны каршы алды. Яңа ел каникуллары Болгар музей-тыюлыгы 8:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр ачык.
Барыбызны да Бөек Болгарга яңа ел сәяхәтенә чакырабыз! Монда чын могҗизалар була, ә чыршы янында әйтелгән теләкләр һичшиксез үтәләчәк.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English