2023 елның 2 декабрендә Мәскәүдә ВДНХда «Россия» халыкара күргәзмә-форумында Татарстан көннәре старт алды. Татарстан көннәре кысаларында 50дән артык чара планлаштырылган. Татарстан күргәзмәдә берничә экспозициядә тәкъдим ителгән-алар барысы да сәнәгатьтә, авыл хуҗалыгында, икътисадта, медицинада, мәдәнияттә һәм туризмда төбәкнең әһәмиятле казанышларын күрсәтә.
«Вакыт аша» концерт программасы Татарстанның тарихын, гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятен чагылдырачак. Кунаклар өчен бөтен.
Күргәзмә кунаклары татар ашларын татып карый, аларны әзерләү буенча мастер-классларда катнаша һәм милли йолалар белән таныша алачак.
Татарстан Республикасы-Россиянең иң алга киткән төбәкләренең берсе. Татарстанда Россиядә ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы объектларының иң күбе ачыкланган. Бу хакта Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова республика казанышлары тәкъдим ителгән стендларны тәкъдим иткәндә әйтте. Ул безнең республика территориясендә урнашкан 4 ЮНЕСКО объекты – «Казан Кремле» Музей-тыюлыгы, «Зөя утрау-шәһәре» Музей-тыюлыгы, Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы, Казан федераль университетының астрономия обсерваторияләре турында сөйләде һәм барысын да кунакчыл республикабызга чакырды.
«Россия» Халыкара күргәзмә-форумында «Бөек Болгар» презентациясе белән Болгар музей-тыюлыгы директоры Р.Р. Җиһаншин чыгыш ясады. Республиканың мәдәнияте һәм традицияләре, шулай ук туристлык потенциалы белән күргәзмә кунакларын коллегаларыбыз: Г.Р. Прокофьева һәм Г. М. Мусина таныштыра.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English