«Татнефть» хәйрия фонды грантын кулланып, Болгар музей-тыюлыгының «Музей урамы» бүлеге хезмәткәре Л.Ш. Сагирова җитәкчелегендәге «А. Алишның яшь буыннар йөрәгендә батырлыгы» проектын гамәлгә ашыру бара.
2023 елның 21 сентябрендә 14 тәрбияләнүче тәрбиячеләре Петрова В.В. һәм Сабирова А. И. белән музейга килделәр, анда татар, балалар язучысы А. Алиша турында мавыктыргыч әңгәмә узды, «Куян кызы», «Сертотмас үрдәк»әкиятләрен өйрәнделәр. Әкиятләрне зур кызыксыну һәм тырышлык белән репетицияләгәннәр, анда һәр тәрбияләнүче үзен әкият герое итеп хис иткән
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English