2023 елның 11-13 сентябрендә Казанда Азия Омбудсменнар ассоциациясе Генераль Ассамблеясе утырышы һәм «Омбудсменнарның нәтиҗәле практикалары: милли үзенчәлекләр һәм универсаль алымнар» халыкара практик конференциясе узды.
13 сентябрьдә утырышта катнашучылар Болгар музей-тыюлыгында булдылар. Кунакларны традицион сыйлар: «чәк-чәк» һәм «икмәк-тоз»белән театральләштерелгән программа белән каршы алдылар. Экскурсия программасы барышында катнашучылар музей-тыюлык объектларында булдылар: Болгар цивилизациясе музеенда Идел-Кама Болгариясе тарихы белән таныштылар, «922 елда Идел болгарлары тарафыннан Ислам динен кабул итү хөрмәтенә истәлекле билге», анда дөньядагы иң зур басма Коръән күрделәр. Шуннан соң кунаклар XIII-XIV гасырларның архитектура һәйкәлләрен карадылар һәм «Ак мәчет»комплексында булдылар.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English