2023 елның 29 августында Болгар музей-тыюлыгының музей-мәгариф эшчәнлеге бүлеге хезмәткәре Л.И. Сабирҗанова тарафыннан музей-тыюлык кунаклары өчен Татарстан Республикасы көненә багышланган «Татарстан – минем Республикам» чарасы үткәрелде.
Ел саен 30 августта Татарстан Республикасының барлык халкы иң мөһим дәүләт бәйрәмнәренең берсен — Татарстан Республикасы көнен билгеләп үтә. Бу 1990-нчы елда башланган милли бәйрәм. 1990 елның 30 августында Республика Югары Советы Татар ССРның дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул итә.
Беренче тапкыр Татарстан Республикасы көне 1991 елда билгеләп үтелә, бу хакта кичә, ягъни 29 августта игълан ителә. Бу бәйрәм көнен эшләми дип санарга карар ителде. Шул ук көнне Россиянең иң матур шәһәрләренең берсе булган Казанның туган көне дә билгеләп үтелә.
Чарада кунаклар бәйрәмнең барлыкка килү тарихын һәм бәйрәм буларак республикабызның төрле почмакларында билгеләп үтелүен белделәр. Шулай ук кунакларга Татарстанның Дәүләт символикасы, туган як легендалары һәм мифлары турында сөйләделәр. Туристлар Болгар цивилизациясе музеенда булдылар, аның экспозициясе белән таныштылар һәм сакланып калган архитектура һәйкәлләрен карадылар.

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу