Мәдәни программа бөек татар мәдәнияте эшлеклесе Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы белән ачылды.
Анда Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, Татарстан Республикасы язучылары, Мәскәүнең Татар мәдәни үзәге җитәкчелеге, җәмәгатьчелек катнашты.
24 августта Татарстан Республикасы Мәдәният көннәре кысаларында Мәскәү Халыкара музыка йортында Татарстан Республикасы сәнгать осталарының тантаналы кичәсе узды.
Кичәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин һәм Мәскәү мэры Сергей Собянин карады.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәрен үткәрү яхшы традициягә әверелде һәм РФ вице-премьеры Марат Хөснуллинга һәм башкала мэры Сергей Собянинга ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.
Болгар музей-тыюлыгы хезмәткәре Гөлия Мусина Татарстан Республикасында ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы объектларына багышланган күргәзмәдә катнашты. Кунаклар, алар арасында дөньяның төрле илләре илчеләре дә бар, музей-тыюлык стендына зур кызыксыну күрсәттеләр, мәгълүматны игътибар белән тыңладылар, шулай ук үз тәэсирләре белән уртаклаштылар.

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу