2023 елның 15 августында Болгар музей-тыюлыгының музей-белем бирү эшчәнлеге бүлеге фәнни хезмәткәре Р.З. Вагапов Йошкар-Оладан 14 кунак өчен интерактив музей-белем бирү дәресе үткәрде.
Дәрестә катнашучылар татар халкының, Идел буе болгарларының токымнарының чәй традициясе үзенчәлекләрен һәм чәй эчүнең татар кунакчыллыгының нигезе булуын белделәр. Кунаклар чәй сәүдәсе барлыкка килү тарихы белән таныштылар. Интерактив формада катнашучылар өчен Болгар чәйенең һәм татар кухнясының иң борынгы ризыкларының берсе – «бал-май»серләре ачылды.

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу