8 августта Болгар цивилизациясе музееның күргәзмә мәйданчыгында «чуваш милли костюмы»күргәзмәсе ачыла. Чуашлар халык буларак тамырлары белән Идел буе Болгариясенә — 10-12 гасырлар феодаль дәүләтенә барып тоташа.
Сызыклар, зигзаглар, геометрик үрнәкләр һәм, әлбәттә, кояш яшәү көче символы чуваш костюмын бизәтә. Шулай ук чуашларны «көмеш киемле халык»дип тә атыйлар. Традиция буенча кием һәм баш киемнәренә көмеш тәңкәләр тегелгән. Аларның тавышы явыз рухлардан саклаган дип саналган. Нәтиҗәдә, костюмның авырлыгы 16 килограммга җитәргә мөмкин.
Күргәзмәдә хатын-кызларның чуаш халык костюмы һәм бәйрәм сөлгесе тәкъдим ителә.

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу