2023 елның 24 июлендә Болгар музей-тыюлыгының Музей–белем бирү эшчәнлеге бүлеге хезмәткәре Ю.А. Битунова 15 кунак өчен «туган якның тыюлык почмаклары» чарасын үткәрде. Бүген Россиядә йөздән артык тыюлык бар. Шуларның берсе-Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы, ул 1969 елда нигез салынган һәм Татарстан Республикасының тарихи һәм мәдәни мирас объекты булып тора. Югалган дәүләтләр турында шаһитлык бирүче кыйммәтле тарихи һәйкәл буларак дөньяда аналоглары юк. Болгар музей-тыюлыгы территориясендә XIII-XIV гасыр архитектура һәйкәлләре урнашкан: Җәмигъ мәчете, Зур манара, Төньяк һәм Көнчыгыш мавзолейлар, Хан сарае, Хан каберлеге һәм Кече манара, Көнчыгыш, Ак Һәм Кара палаталар, кече шәһәрчек, XVIII гасыр архитектура һәйкәле Успение чиркәве. 2014 елда Болгар тарихи-археологик комплексы ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы объектлары исемлегенә кертелгән.
Туристлар, борынгы Болгар шәһәре территориясенә үтеп, Болгар цивилизациясе музеенда булып, шәһәр тарихы, уникаль архитектура һәйкәлләре, музейда тәкъдим ителгән күп санлы археологик табылдыклар белән таныштылар, музей-тыюлыкның барлыкка килүе һәм үсеше, тыюлык территориясендә тикшеренүләр һәм археологик казулар турында белделәр.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English