2023 елның 20 июлендә Болгар музей-тыюлыгы территориясендә ТР Мамадыш шәһәреннән 10 кеше өчен Болгар музей-тыюлыгы хезмәткәре М. Н.Рогачева тарафыннан кунакларны Евразиянең төрки халыклары тарихы, Болгар шәһәре тарихы һәм аның дөнья тарихында әһәмияте белән таныштыру максатыннан «Борынгы Болгар-ЮНЕСКО мәдәни мирас объекты» дигән мәгълүмати – танып белү чарасы үткәрелде.
Болгар шәһәрчеге X-XV гасырларда Урта Идел буе һәм Урал буенда өстенлек иткән борынгы цивилизациянең уникаль дәлиле булып тора.
2014 елның 23 июнендә Доха шәһәрендә шәйх әл Маясс бинт Хамад бин Халиф Әл Тани рәислегендә узган ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының 38 нче сессиясе утырышында Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгын ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү турында Карар кабул ителде. Болгар музей-тыюлыгы Европадагы урта гасыр архитектурасының күренекле үрнәге буларак исемлеккә кертелгән 1002 нче объект була. Бу 13-14 гасырлар мөселман архитектурасының дөньядагы иң төньяк һәйкәле, төзелеш технологиясенең югары дәрәҗәсен һәм архитектураның оригиналь характерын күрсәтә.
Туристлар Болгарның ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы объекты буларак архитектура-тарихи комплексы белән таныштылар, Болгар цивилизациясе музеенда булдылар, анда борынгы Болгарның тормыш тарихын ачучы күп санлы археологик табылдыкларны күрә алдылар. Болгар шәһәрчеге территориясендә йөргәндә, кунаклар 13-14 гасыр мөселман архитектурасының уникаль һәйкәлләре белән сокланды.бу көнне кунаклар Болгар шәһәре һәм Идел буе болгарлары тарихы белән танышып кына калмадылар, ә үзләре дә тәкъдим ителгән биремнәрдә һәм тарихи викторинада актив катнаштылар.

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу