2023 елның 20 июлендә атналык фестивальнең «Яңарыш: эпос заманча укылыәта»мәйданчыгы эшен дәвам итә. Фестивальнең үзәк мәйданчыгы булып стильләштерелгән урта гасыр Болгар базары тора, анда кулдан эшләнгән уникаль товарлар белән сәүдә рәтләре, декоратив-кулланма сәнгать буенча иҗади дәресләр белән һөнәрчелек остаханәләре тәкъдим ителә.
Фестиваль-вакыйга комплексында Россия режиссеры, театр һәм кино актеры Александр Коручеков җитәкчелегендә иҗади лабораториядә ГИТИС студентлары эшләвен дәвам итә.
Төп сәхнә янында күп санлы кунакларны эксперименталь музыкаль проектның кичке концерты, ике саунд-продюсерлар Артур Җамалетдинов һәм Владимир Федоровның «ABIEM Project»берлеге җыйды.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English