2023 елның 20 июлендә Болгар музей-тыюлыгының экскурсияләр оештыру бүлеге хезмәткәре Галимуллина Н.Р. Тула шәһәреннән 21 тыңлаучылар өчен «Идел буе болгарлары уеннары» Халыкара шахмат көненә багышланган интерактив дәрес үткәрде.
Шәһәр буйлап йөргәндә укучылар Болгар шәһәренең XIV һәм XVIII гасыр архитектурасы белән танышалар. Чара барышында кунаклар шахматның килеп чыгышы турында риваятьләр ишеттеләр, бу уенның дөньяда барлыкка килү һәм таралу тарихы турында белделәр. Ә Болгар цивилизациясе музеенда яшь кунаклар Идел буе Болгариясе тарихы белән таныштылар, шулай ук борынгы шахмат, шашка, кубик һәм безнең ерак бабаларыбыз өстәл уеннарында кулланган хайван сөякләрен күрделәр.
Чара ахырында балалар урта гасыр «Тегермән» һәм «Алькерк» уеннарын уйнадылар, бу балаларга үткәнгә кагылырга ярдәм итте, һәм бу бик күп уңай тәэсирләр тудырды.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English