19 июльдә Болгар музей-тыюлыгында зур мәдәни вакыйга дәвам итә: биредә зур концерт программасы, иҗади лабораторияләр, шоу-концертлар, этно-ярминкә, төрле мастер-класслар уза.
Көн дәвамында тамашачылар игътибарына ТР Халык үзешчән коллективлары концерты тәкъдим ителде.
Кич ахырында фестиваль кунакларын уникаль музыкаль проект Хмельная ворга сөендерә, анда автор текстлары һәм музыкасы славян-скандинав фольклор ияртмәсе булып тора. Бу Татарстанда борынгы Европа һәм скандинав телләрендә җыр башкаручы бердәнбер төркем.

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу