2023 елның 7 июлендә Болгар музей-тыюлыгының фәнни хезмәткәре В.А. Мөхәммәдов музей-тыюлыкның 3 кунагы өчен мәхәббәт, гаилә һәм тугрылык көненә багышланган чара үткәрде.
Мәхәббәт, гаилә һәм тугрылык көне – хәзерге Россиянең бәйрәмнәренең берсе, ләкин ул үзенең мөһим һәм актуаль тематикасы аркасында җәмгыятьтә бик тиз тамыр җибәрде. Аның нигезендә Петр һәм Феврония Муромскийларның мәхәббәт тарихы, хөрмәтле православие изгеләре булган. Аларның тарихы сөйгәннәрне язмыш тәкъдим итә алган һәртөрле киртәләрне җиңәргә дәртләндерергә тиеш һәм мөмкин.
Чара барышында музей-тыюлыкка килүчеләр бәйрәм турында һәм аның барлыкка килү тарихы турында белделәр, шулай ук гаилә һәм традицион кыйммәтләрнең мөһимлеге турында кызыксынып тыңладылар.

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу