2023 елның 8 июнендә Болгар музей -тыюлыгының экскурсияләрен оештыру бүлеге хезмәткәре Галимуллина Н. Р. «Болгар 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» МББУ җәйге мәктәп яны лагере балалары өчен «Наркотикларга юк дип әйт!, Халыкара наркотикларны куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көненә багышланган.
Наркоманияне безнең гасырның иң куркыныч күренеше дип атарга мөмкин. Аның мәкерле челтәрләренә көннән – көн күбрәк кеше эләгә, ә иң куркынычы-күбрәк балалар. Бөтен дөнья кешеләре, үз сәламәтлекләре турында кайгыртып, наркоманиягә каршы көрәштә берләшәләр. Шуңа күрә бөтен кешелеккә бу коточкыч авыруны искә төшерүче Бөтендөнья наркоманиягә каршы көрәш көне булдырылды.
Әлеге чара барышында укучыларга наркотик эчемлекнең зарарлы булуы, аның кешенең һәр органына, бөтен организмга һәм гомумән шәхескә ничек тәэсир итүе турында сөйләделәр. Балалар наркотик һөҗүменә дучар булган кешеләрнең гарипләнгән органнарының фотоларын күрделәр. Ахырда балалар үзләре «Без наркотикларга каршы»плакатын ясадылар.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English