2023 елның 1 июнендә Болгар музей-тыюлыгы территориясендә Яшел үзән шәһәреннән
3-4 сыйныф укучылары өчен Болгар музей – тыюлыгының экскурсияләрен оештыру бүлеге хезмәткәре М. Н.Рогачева тарафыннан Халыкара балаларны яклау көненә багышланган «Болгар,үз серләреңне ач» танып белү-уен чарасы уздырылды.
Балаларны яклау көне бөтен дөньяда 1950 елдан башлап җәйнең беренче көнендә 1 июньдә билгеләп үтелә. Халыкара балаларны яклау көне һәрвакыт төрле чаралар үткәрү белән билгеләп үтелә, аларның максаты бөтен дөнья балаларының хәленә игътибар җәлеп итү. Безнең илдә балаларны яклау көне Россия балалар фонды патронажы астында билгеләп үтелә.
Квест формасында узган чара барышында балалар “Борынгы Болгарның серләрен ачтылар”. Болгар цивилизациясе музеенда булып, музей экспозициясендә викторина сорауларына җавап эзлиләр. Тарихи яр буеннан үтеп, төрле биремнәр үтәгәннәр. Болгар шәһәрчегендә балалар уникаль архитектура һәйкәлләрен күрделәр, алар белән бәйле халык риваятьләрен ишеттеләр. Чүлмәкче остаханәсендә чүлмәкче остасының ничек эшләвен карадылар, ул балалар белән үз эшенең серләре белән уртаклашты. Борынгы шәһәр буйлап мавыктыргыч сәяхәт ясап, мәктәп укучылары үзләре өчен яңа һәм кызыклы нәрсәләр ачтылар һәм үзләре белән Болгар турында истәлекле сувенирлар алып киттеләр, аларны мастер-класста буяулар белән үзләре буяганнар.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English