2023 елның 18 маенда Халыкара музейлар көнендә Сувар музее мөдире Н.М. Садриева музей караучысы В. А. Пугачева белән берлектә «Һәр музей-гасырлар турында истәлек!».
Җыелганнарны дөньяда музейлар барлыкка килү тарихы белән таныштырдылар, дөньяның, Россиянең, Татарстанның һәм Спас районының иң танылган музейлары буйлап читтән торып сәяхәт иттеләр. Гадәти булмаган музейлар, мәсәлән, Картуф музее, күбәләкләр музее, уенчык аюлар музее, динозаврлар музее темалары каралды. Әлеге мәгълүмат буенча конкурслар уздырылган һәм яраткан музейларның сурәтләрен ясаганнар. Аннары кичәгә килгән балалар «Иске картаны укы һәм аның буенча ХӘЗИНӘ ТАП» квестында катнаштылар.
Бәйрәм ахырында барлык кунакларга татлы бүләкләр, ә укучыларга уку кирәк-яраклары тапшырылды.

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу