2023 елның 18 маенда Болгар цивилизациясе музеена килүчеләр өчен интерактив элементлары һәм тарихи персонажлар: Петр I, Екатерина II, Ибн Фадлан катнашында театральләштерелгән экскурсия уздырыла. Кунаклар танылган шәхесләр авызыннан кызыклы тарихи фактлар белделәр: Петр Інең Болгар һәйкәлләрен саклау турындагы Указы, Екатерина ІІнең Граф Панинга хаты,
922 елда Идел буе болгарлары тарафыннан Ислам динен кабул итү турында.
Халыкара музейлар көненә багышланган интерактив элементлар белән театральләштерелгән экскурсия. 1978 елдан 150дән артык ил Халыкара музейлар көнен билгеләп үтә башлый. Билгеле булганча, музейлар кешелек тарихын, аның кыйммәтләрен һәм мәдәни мирасын саклаучылар, Болгар музей-тыюлыгы да шундый кыйммәтләрне саклаучы булып тора һәм ел саен Халыкара музейлар көнен бәйрәм итә һәм барлык теләүчеләр өчен үз ишекләрен ача.

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу