9 майда бөтен ил 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында совет халкының җиңүен бәйрәм итә.бу вакыйгага багышланган чаралар кысаларында, 2023 елның 17 маенда Болгар музей – тыюлыгында «Сугышчының кызыклы кросс-юлы»ачык район интеллектуаль-спорт ярышлары узды. Балалар спорт-тарихи мәйданчыкларда үзләренең осталыкларын, көчләрен һәм җитезлекләрен күрсәттеләр: «Болгар капчыгы», «Болгар сөңгесе». Шулай ук катнашучылар Бөек Болгар тарихы буенча белемнәрен күрсәттеләр. Ярышларда 12-14 яшьлек егетләр һәм кызлар катнашты, аларның саны 14 кеше.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English