Гаризалар 2023 елның 1 февраленнән 15 мартына кадәр кабул ителә. Республиканың 41 районыннан барлыгы 677 гариза бирелгән, дип хәбәр итә ТР яшьләр министрлыгының матбугат хезмәте.
“Физик затлар өчен грантлар конкурсы — безнең яшьләр өчен турыдан-туры ярдәм чарасы, теләсә кайсы яшь кеше үз проектын тормышка ашыру өчен акча ала ала. Быел без 7 млн.сумлык 45 проектка ярдәм итәчәкбез», — дип билгеләп үтте ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.
Конкурс җиңүчеләре арасында: Лифантьева Татьяна Владимировна-«Бөек Болгар батырлары» спорт-тарихи туризм фестивале проекты белән «яшьләр туризмга ярдәм итү инициативалары» номинациясендә «Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгының музей фонды исәп-хисап бүлегенең фәнни хезмәткәре.
Әлеге проект халыкара туризм көненә багышланачак һәм Борынгы Болгар тарихын популярлаштыруга, үсеп килүче буынны Татарстан Республикасының мәдәни һәм тарихи мирасын саклауга, халык спорт-тарихи уеннарын һәм этномәдәни туризмны торгызуга һәм саклауга җәлеп итүгә юнәлдерелгән.

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу