2023 елның 24 апрелендә Болгар музей-тыюлыгы хезмәткәре Л.Ш. Сәгыйрова тарафыннан Коръән музеенда егерме укучы өчен Г. Тукайның туган көненә багышланган «Г. Тукай – бөек татар халык шагыйре» музей дәресе үткәрелде. Чараның максаты: Татарстанның мәдәни мирасы турында белемнәрне таныштыру һәм тулыландыру, татар шагыйренең тормышы һәм иҗаты турында сөйләү.
Габдулла Тукай 1886 елның 26 апрелендә Казан өязе Кушлауч авылында туган. Иҗади эшчәнлеген Уральск шәһәрендә башлый. 1907 елның көзендә Казанга үзенең эшчәнлеген иҗатка багышлау өчен килә. Танылган шагыйрь һәм публицист була. Татар, рус, гарәп, фарсы һәм төрек телләрен бик яхшы белә.
Г.Тукай күп әкиятләр, шигырьләр язган. Музей дәресендә балалар аның әкиятләрен искә төшерделәр, шигырьләр сөйләделәр, китаплар һәм журналлар күргәзмәсен карадылар, Г.Тукайның виртуаль музеенда булдылар (шагыйрьнең шәхси әйберләрен күрделәр: канцелярия кирәк-яраклары, юл сумкалары, баш киеме).

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу